Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буа механизаторлары чәчү вакытында кырда телевизор караячаклар, ял итәчәкләр
Механизаторларга уникаль бүләк әзерләгән – махсус ял итү күчмә вагон куелган.
(Буа, 23 апрель, "Татар-информ", "Байрак"). Буа механизаторлары чәчү вакытында кырда телевизор караячаклар, ял итәчәкләр, дип яза район газетасы.
“Кадыйров” фермер хуҗалыгында язгы әзерлек буенча семинар узды. Агробелгечләрнең бирегә җыелуы юкка түгел – хуҗалык җитәкчесе Фәнил Кадыйров быел 10 миллион сумга төшереп орлык саклау ангары төзеткән, узган ел мондый ике объектны сафка бастырган. Быел гына да ул 8 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Фәнил Кадыйров механизаторларга уникаль бүләк әзерләгән – махсус ял итү күчмә вагон ясаттырган. Анда юыну урыны, диван, суыткыч, плазма телевизоры, өстәл куелган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов мондый тырышлыкны башка фермерларга да үрнәк итеп күрсәтте. Район фермерлар ассоциациясе рәисе Җәмил Дәүләтшин да коллегасына югары бәя бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз