news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа мәктәпләрендә укучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга 500 хат язган

Буа мәктәпләрендә укучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга 500 хат язган
Фото: Буа районы матбугат хезмәте

Буа районының шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә укучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле акцияләрдә катнаша. Бу юлы балалар якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 500гә якын хат язган һәм рәсем ясаган.

«Р.Сәгъдиев, М.Вахитов исемендәге мәктәпләр, сәләтле балалар белем ала торган интернат-лицей, Мәктәптән тыш эшләр үзәге, авыл мәктәпләрендә укучылар, шәһәрдәге балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, шулай ук студентлар бик күп хат җибәрде», - ди белдерде гаммәви мәгълүмат чаралары, җәмәгатьчелек, хатлар белән эшләү һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту бүлеге әйдәп баручы белгече Гөлия Әхмәтҗанова «Татар-информ» агентлыгына.

Күркәм гадәткә кергәнчә, буалылар һәр посылкага балалар язган хатларны да салган.

  • Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк.
  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100