news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа мөхтәсибәтендә II Әхмәр хәзрәт Толымбаи укулары узды

Әхмәр бине Юныс әл-Толымбаи (1763-1819) — заманында Идел буенда данлыклы ишан буларак танылган шәхес.

Буа мөхтәсибәтендә II Әхмәр хәзрәт Толымбаи укулары узды
http://dumrt.ru/

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Буа мөхтәсибәтендә II Әхмәр хәзрәт Толымбаи укулары үткәрелде. Укуларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. 

Әлеге чара Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелүче Халыкара мәдәни үзәкнең «Культурное пространство усадьбы: от двора до салона» фестивале кысаларында узды, дип яза ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

  • Әхмәр бине Юныс әл-Толымбаи (1763-1819) — заманында Идел буенда данлыклы ишан буларак танылган шәхес. Ул, Бохарада белем алып, берничә көнчыгыш тел өйрәнеп, Буага кайта, туган авылында мәчет белән мәдрәсә салдыра.
  • Бүгенге көндә, хәзрәтнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Әхмәр бине Юныс әл-Толымбаи каберенә юл торгызу, Әхмәр хәзрәт мавзолеен үз эченә алган этнографик-мемориаль комплекс төзү эше алып барыла. Укулар шушы этнографик-мемориаль комплекста узды.

Быелгы укуларда Казандагы Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Буа районы хакимияте башлыгы Ранис Камәртдинов, «Әхмәр бине Юныс әл-Толымбаи» китабы авторы, тарихчы Рифат Каюмов, әдәбият галимнәре, журналистлар, татар зыялылары, дин әһелләре, авыл халкы катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot