news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа мөхтәсибәтендә балалар өчен кышкы курслар тәмамланды

Буа районы балалары кышкы каникулларда мәчеткә килеп дини сабаклар алган.

(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ"). Кичә “Хаҗиләр” мәчетендә Татарстанның Буа мөхтәсибәте балалар өчен оештырган кышкы курслар тәмамланды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте. Кышкы каникуллар чорында Буа районы балалары атна буе мәчеткә килеп дини сабак алган, мәчет янында урнашкан шугалакта хоккей уйнаган, төш вакыты җиткәч мәчеткә кереп тәмле кайнар ашлар белән тукланган. Курсларны оештыручыларның берсе Илнур Сафиуллин сүзләренчә, балалар мәчеткә бик теләп йөргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot