news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа мәдрәсәсендә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган чаралар узды

Шәкертләр арасында Шиһабетдин Мәрҗанигә 200 ел тулу уңаеннан аның тормышын һәм хезмәт юлын өйрәнүгә багышланган викторина уздырылды.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). Кичә Буа мәдрәсәсендә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган кичә узды. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәдрәсәдә өстәмә белем бирү курсларында укучы шәкертләр арасында Шиһабетдин Мәрҗанигә 200 ел тулу уңаеннан аның тормышын һәм хезмәт юлын өйрәнүгә багышланган викторина уздырылды. Шәкертләр барлык сорауларга да төпле җавап бирделәр. Хисмәтуллина Халисә, Кәримова Әдилә, Зарипова Камилә призлы урыннар алды.

Көндезге бүлектә укучы I-III курс шәкертләре белән мәдрәсәнең беренче мөдир урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов Шиһаб хәзрәтнең тормышын һәм хезмәт юлын өйрәнү буенча ачык дәрес уздырды. Шул уңайдан шәкертләргә презентация күрсәтелде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot