news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа мәдрәсәсендә күршеләр белән Мәүлид бәйрәме узды

Мөдир ярдәмчесе Мөслим хәзрәт Кәримов үз чыгышында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында мәгълүмат җиткерде.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). Буа мәдрәсәсе тирәсендә яшәүче күрше-тирә кешеләре Буа мәдрәсәсендә Мәүлид мәҗлесендә булды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәүлид мәҗлесендә сүзне мәдрәсәнең мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов башлап җибәрде. Ул күршеләрне Мәүлид ае белән тәбрикләде, күрше хакы Аллаһы хакы, күршеләр белән дус-тату яшәргә кирәк, диеп вәгазь сөйләде.

Мөдир ярдәмчесе Мөслим хәзрәт Кәримов үз чыгышында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында мәгълүмат җиткерде, киләчәктә дә шулай күшеләр белән аралашып яшәргә насыйп булсын, диеп теләкләр теләде.

Мәҗлес ахырында күршеләр, мәдрәсә колективына рәхмәт җиткереп, мәдрәсәнең эше шулай дәвамлы булсын дигән теләктә калдылар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot