news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа кызын "Вконтакте" аша мошенниклар алдаган

Ул мошенникларга 1500 сум күчергән.

(Буа, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Байрак" ). Буадан 19 яшьлек кыздан “дусты” “ВКонтакте” аша 3000 сум акча сораган, дип яза җирле басма.

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә яшәүче 1999 елгы кызның “ВКонтакте” социаль челтәрдәге битенә хәбәр килә.

Анда дус кызы телефонына 3 мең сум акча салуын үтенә. Кыз аның гозерен үтәп, 1500 сум акча сала. Шуннан соң дус кызына телефонга акча барып җитү-җитмәвен сорап шалтырата, тегесе бернинди дә акча сорамавын әйтә. Чынлыкта мошенниклар дус кызының шәхси битен “җимереп” әлеге кыз белән элемтә чыкканнар, акча сораганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot