news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа кызлары “Умники и умницы” финалына эләктеләр

Алар 26 майда шулай ук Казанда узачак финалда теоретиклар буларак катнашачаклар.

(Буа, 19 май, "Татар-информ", "Байрак"). Буа кызлары “Умники и умницы” финалына эләктеләр. Алар – шәһәрнең Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәбенең төрле фән олимпиадаларында, конкурсларда уңышларга ирешкән 10 сыйныф укучылары Эльмира Сабитова һәм Диләрә Муллина.

Кызлар финалда көч сынарга лаек булуларын 16 май көнне Казанның Олимпиада үзәгендә 75 укучы катнашында узган ярымфиналда расладылар. “Яшь туган якны өйрәнүче” дигән турда Татарстан Республикасы һәм туган як тарихына багышланган 50, “Рус телен белүчеләр” дигәнендә 15 сорауга уңышлы җавап биреп һәм ораторлык осталыкларын күрсәтеп, 32 җиңүче арасына керделәр.

26 майда шулай ук Казанда узачак финалда теоретиклар буларак катнашачаклар. Аны “Умники и умницы” тапшыруының авторы һәм алыштыргысыз алып баручысы, МГИМОның халыкара журналистика факультетының дөнья әдәбияты һәм мәдәнияты кафедрасы мөдире Юрий Вяземский үткәрәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100