news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа коткаручылары укучыларга суда бәхетсезлек очрагында үз-үзеңне тотарга өйрәттеләр

Махсус киемнәр ярдәмендә коткаручылар суга керделәр, икенчеләре аны тартып чыгарырга булышты.

(Буа, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буа коткаручылары лагерь күле янында Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучыларына суда бәхетсезлек очрагы килеп чыкканда ничек үз-үзеңне тотарга яки башка кешенең гомерен коткарырга икәнлеген өйрәттеләр, дип яза җирле басма.

Махсус киемнәр ярдәмендә коткаручылар суга керделәр, икенчеләре аны тартып чыгарырга булышты. Бәлага очраучыга карата беренче медицина ярдәме күрсәттеләр. Соңыннан балаларга бу хактагы белешмәләр тараттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot