news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа кешесе, интернет аша велосипед сатарга омтылып, 200 мең сумыннан мәхрүм калган

Ялган сатып алучы товарга дистанцион рәвештә түләргә тәкъдим итә һәм 45 яшьлек ирне банкоматта манипуляцияләр ясарга күндерә.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Буа кешесе, интернет аша велосипед сатарга омтылып, 200 мең сумыннан колак каккан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган җомгада 45 яшьлек ир полицейскийларга интернетта сату турында белдерү урнаштыруы хакында сөйли. Тиздән аның белән таныш булмаган кеше элемтәгә кергән. Сатып алучы үзенең башка шәһәрдән булуын һәм товар өчен алдан түләргә, ә соңрак аны алырга киләчәген әйткән.

Ир счет реквизитлары турында хәбәр иткән һәм, әлеге кеше әйткәнчә, банкоматта берничә манипуляция ясаган. Шуннан соң счетыннан 209 мең сум акча югалуын аңлаган.

Әлеге факт буенча «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аферистның Свердловск өлкәсеннән эш итүе ачыкланган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100