Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буа картлар йортында яшәүчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырдылар
Быелгы Яңа елда да Буаның картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләр Казан кунакларын көтеп алды. Традициягә әверелгән Яңа ел визиты биредәге 122 әби-бабайга зур куаныч китерде. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
«Буа якташлыгы» президенты Ирек Закиров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, «Р -Агро» җәмгыяте җитәкчесе Раил Зыятдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов күп бүләкләр белән килде.
Аларның миссиясе шундый - биредәге өлкәннәргә ярдәм итү, алар тагын да уңайлы, яхшы шартларда яшәсен өчен ярдәм итү. Интернат йорт директоры Рәзинә Хисаметдинова белән алдан элемтәгә кереп, аңардан сорашып, кирәкле җиһазлар белән булышу. Быел киемнәр элү өчен җиһаз бүләк иттеләр.
-Без 20 ел дәвамында туган районыбыздагы өлкәннәр йортына кайтабыз. Бу - безнең бурычыбыз. Чөнки биредәге буын көн-төн бил бөгеп эшләп, үзләренең яшьлекләрен, бөтен гомерләрен безнең киләчәккә багышлаган кешеләр. Алар эшләгән чорда заманча техника да, җиһазлар да булмаган, күбесе кул хезмәте белән җитештерелгән. Шуңа карамастан алар зарланмыйча, бөтен авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәреп яшәгәннәр. Безнең якташлык әгъзалары беләбез һәм моның өчен барысына да рәхмәтле. Исән-сау булыгыз, тыныч картлык, шатлыклы көннәр сезгә, - диде Ирек Закиров.
Бу сүзләргә Ринат Гайзатуллин да кушылды. Ул республика җитәкчелеге исеменнән олы буынга рәхмәтләрен җиткерде. «Без сезгә карап, үрнәк алабыз. Озак яшәгез, безне гел шулай тулы составта каршы алырга насыйп булсын», - диде ул.
Очрашу соңында барча зур гаилә якташлар алып кайткан күчтәнәчләр белән сыйланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз