news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа каратэчылары Ульяновск шәһәре ачык беренчелегендә җиңүгә иреште

Кумитэ төре буенча беренчелекне 7 яшьлекләр арасында 1 номерлы мәктәп укучысы Иван Кошкин җиңде.

(Буа, 15 декабрь, "Татар-информ", "Байрак"). “Батыр” спорт мәктәбенең “Ак Барс” клубы каратэчылары Ульяновск шәһәре ачык беренчелегендә олимпия төре – каратэ wkf буенча уңышка ирештеләр.

Кумитэ төре буенча беренчелекне 7 яшьлекләр арасында 1 номерлы мәктәп укучысы Иван Кошкин, 10 яшьлекләрдән Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Тимур Феклистов, 11 яшьлекләр арасында Камилла Чернеева, 8 яшьлекләр арасында 5 номерлы гимназиядән Кәрим Низамов алдылар. Шулай ук гиназияле Фаил Юнысов икенче булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100