news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа каратэчылары Татарстан Республикасы чемпионатында җиңү яуладылар

Республиканың төрле районнарыннан 300дән күбрәк спортчы җыелган.

(Буа, 9 октябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буа районы “Батыр” спорт мәктәбе тренер-укытучысы Ринат Хәсәнов шәкертләре чираттагы җиңүләрен Менделеевск шәһәрендә кабудо каратэ буенча узган Татарстан Республикасы чемпионатында яуладылар. Республиканың төрле районнарыннан 300дән күбрәк спортчы җыелган бәйге өч дисциплина – кумитэ (сугышу), нунчаки кумитэ һәм нунчаки ката буенча узды, дип яза җирле басма.

16-17 яшьлекләр арасында АСО (КСЮИ) студенты Миләүшә Латыйпова үзен өчесендә дә күрсәтте. Нунчаки ката төрендә беренче урын яулады. Алтын медальгә һәм унынчы юбилейлы кубогына ия булды. Калган ике дисциплинада ул икенче булды. Үзенең 18 яшьлек туган көненә шундый бүләк ясады. 8-9 яшьлекләр арасында Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Камилла Чернеева шулай ук нунчаки ката буенча беренче, кумитэда икенче урын алды. 2 номерлы лицейдан Кирилл Сергейчев та нунчак ката төрендә алтын медаль яулады. Тимур Феклистов, Наил Ногманов нунчаки кумитэда дүртенче һәм бишенче булдылар.

Ринатның тагын ике укучысы барлык стильле каратэ буенча Чуашстан Республикасының Новочебоксарск шәһәре ачык беренчелегендә призер булдылар. Анда спортчылар тагын Татарстаннан, Марий Эл Республикасыннан, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләреннән җыелды. 10-11 яшьлекләр арасында М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Азамат Хәсәнов ката төрендә беренче, сыйныфташы Рамазан Исхаков кумитэ буенча икенче урын яуладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100