news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа җитәкчесе соңгы 15 елда районда халык саны кимүен әйтте

Язылышу турында актлар саны арту уңай күренеш, ди Марат Җәббаров.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Буа районында 2018 елда, 2017 ел белән чагыштырганда, үлүчеләр саны 2,6 процентка арткан. Соңгы елларда районда халык саны кими. Бу хакта район Советы утырышында Буа районы башлыгы Марат Җәббаров хәбәр итте.

“Буа районында 43067 кеше яши. Бу, бер ел элек булган күрсәткечләр белән чагыштырганда, 470 кешегә азрак. Соңгы 15 ел эчендә районда халыкның табигый кимүе күзәтелә. 2017 ел белән чагыштырганда, үлүчеләр саны 2,6 процентка артты. Үлем турында 663 акт теркәлде. Бу, 2017 елга караганда, 17 кешегә күбрәк”, - диде Марат Җәббаров.

Буа районында 2018 елда 365 яңа туган бала теркәлгән. Бу күрсәткеч, 2017 елгысы белән чагыштырганда, 20 балага, ягъни 5 процентка кимрәк.

Буа районы башлыгы позитив факторларны да билгеләп үтте. “Уңай фактор булып язылышу турында актлар саны арту тора. 2018 елда 214 гаилә барлыкка килде. Бу, 2017 белән чагыштырганда, 22 гаиләгә күбрәк. Бу алдагы елларда туучылар санын арттыруга алшарт булып тора”, - диде Марат Җәббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100