news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа форпостчылары республикада иң көчлелер өчлегенә керде

Беренчелек – Яшел Үзән командасында.

(Буа, 30 сентябрь, "Татар-информ", "Байрак" ). Буа ветеринария техникумының “Форпост” берләшмәсе республика спартакиадасында җиңүгә иреште, дип яза җирле басма.

Анда иң җитез алты егет һәм кыз  спортның  сигез төрендә үзләрен сынады. Шәхси беренчелектә Гүзәл Куляева 100 метрга йөгерүдә беренче, автомат сүтеп-җыюда өченче, Илназ Миңнебаев атуда һәм гомумфизик әзерлектә – өченче, Салават Вәлиев автомат сүтеп-җыюда икенче урын алдылар. Команда соңгысында беренче, хәрби-спорт эстафетасында, визитка күрсәтүдә – икенче, аркан тартуда, мини-футболда һәм волейболда өченче булды. Гомумбәйге нәтиҗәләре буенча икенче урын алган Чистай форпостчыларыннан безнекеләр 1,5 очкога гына калышты. Беренчелек – Яшел Үзән командасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot