news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Буа энциклопедиясе”нең яңа, тулыландырылган варианты басылып чыгачак

Мәгълүматлар документларның оригиналларына нигезләнеп тутырылырга тиеш.

“Буа энциклопедиясе”нең яңа, тулыландырылган варианты басылып чыгачак
buinsk-tat.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/bua-entsiklopediyase-kitapny-tulylandyrylgan-varianty-dnya-krchk

(Буа, 7 август, "Татар-информ", "Байрак"). “Буа энциклопедиясе”нең яңа, тулыландырылган варианты басылып чыгачак. Шушы көннәрдә район җитәкчелеге, Буа якташлыгы һәм яңа басма белән шөгыльләнүче төркем вәкилләре, төрле ведомстволар җитәкчеләре шул хакта авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып сөйләште, дип яза район басмасы

Энциклопедия өстендә яңадан эшләү инициативасы белән чыккан “Буа якташлыгы” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Закиров залда утыручыларга кирәкле мәгълүматларны таләп ителгәнчә туплап, озакка сузмыйча тапшырырга чакырды.

Аның сүзләренә караганда, яңа китап Буа районының үткәне һәм бүгенгесе турында фәнни-белешмә буларак басылып чыгачак. Аның төп өлеше Буа районында туган һәм яшәгән күренекле кешеләр турында автобиографик очерклардан торачак. Яңа басма “Буа районы энциклопедиясе” концепциясенә нигезләнеп төзеләчәк. Энциклопедиягә кертеләчәк исемнәр аерым критерийларга туры китереләчәк.

– Беренче энциклопедия нәшер ителүгә дистә елга якын вакыт узды. Без беренче китаптагы җитешсезлекләрне төзәтеп, аңа яңа исемнәрне дә өстәргә уйлыйбыз. Мин моңа җитди карарга чакырам. Китап буенча эшче төркем белән энциклопедиянең эшләнеп беткән, тулыландырылган басмасында гражданнар турында мәгълүматлар әзерләү белешмәсен булдырдык. Анда нәрсәләр кирәге турында тәфсилләп язылган. Җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары бу хакта район халкына аңлатырга бурычлы. Мәгълүматларны агымдагы елның 1 сентябренә кадәр туплап бетерегез, - диде ул.

Яңа китапка кертеләчәк кандидатлар – районның үсеш чорында зур өлеш кертүчеләр, илнең, республиканың, районның, торак пунктның иҗтимагый-сәяси тормышында актив эшчәнлек алып баручылар, халык, дәүләт алдындагы аерым казанышлары өчен бүләкләнүчеләр, ведомстволы, җирле үзидарә органнары тарафыннан бүләкләнүчеләр.

Мәгълүматлар документларның оригиналларына нигезләнеп тутырылырга тиеш. Фотографияләргә аерым таләпләр куела: 3х4; 5х6 үлчәмле, ак-кара төсләрдә. Аларның оригиналы яисә скан варианты кабул ителә. Текстлар компьютерда җыелган килеш кабул ителә. Ул рус телендә, кыскартылмыйча бастырылырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100