news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа энциклопедиясе 2,5 мең данә тираж белән басылып чыккан

Буа энциклопедиясе 800 битлек булып, 2,5 мең данә тираж белән дөнья күргән.

Хезмәт бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә тәкъдим ителде. Буа якташлыгы идарә рәисе Ирек Закиров әйтүенчә, 2010 елда әзерләнгән беренче энциклопедиянең тиражы 3 мең булып, 600 битлек булып чыкса, монысы 800 бит тәшкил итә. Ул моны районда күренекле шәхесләр һәм вакыйгалар артуы белән бәйләде.

Ирек Закиров энциклопедияне чыгаруда ярдәм күрсәткән район җитәкчелегенә, район оешмаларына, якташлык идарәсе әгъзаларына рәхмәтен җиткерде.

«Район җитәкчелеге, район оешмаларыннан башка энциклопедияне эшләү мөмкин булмас иде. Тарихи документларны, шәхесләрне искә төшерү, барлау эше районда башкарылды. Энциклопедия институтына рәхмәт. Институтның югары дәрәҗәдә гыйльми киңәшләре булмаса, энциклопедияне сыйфатлы итеп башкарып чыгып булмас иде», - диеп белдерде Ирек Закиров.

news_right_1
news_right_2
news_bot