news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа егете Африкадагы иң биек Килиманджаро тавына менгән

Буа егете Африкадагы иң биек Килиманджаро тавына менгән
Фото: http://buinsk-tat.ru/

Буа егете Эмиль Сафиуллин 12 кешедән торган команда белән Африканың 5895 метр биеклектәге Килиманджаро тавына менгән. Эмиль бу максатына 6 ай әзерлек, спорт тренировкалары һәм дөрес туклану нәтиҗәсендә ирешкән. Ул 5986 метр биеклектә чәкчәк белән чәй эчкән. Бу хакта «Знамя» сайтында хәбәр ителә.

Моннан тыш, алар Танзаниядә ике көн булган, анда Масаи кабиләсе белән очрашканнар, аларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышканнар.

Егетләрнең сәяхәте тәмамлангач Танзания паркы аларга Килиманджаро тавын яулаулары турында сертификат тапшырган.

Фото: http://buinsk-tat.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot