news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа драма театры 100 еллык юбилеена 5 млн сум акчалата бүләк алган

Яңа сезонда әлеге иң борынгы театрларның берсе тамашачыларына 5 спектакль тәкъдим итәчәк.

(Буа, 6 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Татарстанның кече шәһәрләреннән 19 театр вәкилләре яңа сезон һәм “Бердәм Россия” партиясенең яңа федераль проекты турында фикер алышырга Буага җыелды.

Бары тик Татарстанда гына 2 - муниципаль һәм 6 дәүләт театры быел федераль бюджеттан - 24,5 млн сумнан артык һәм республика бюджетыннан – 3 млн чамасы өстәмә акча алачак. Буа драма театрына 5 миллион сум матди ярдәм бирелгән.

“Сынау проектының максаты – кече шәһәрләрдә театр эшчәнлегенә ярдәм итү. Без яңа спектакльләр санын арттыру һәм аларның сыйфатын яхшыртуга өметләнәбез. Проект үзенә ихтыяҗ булуын күрсәтте: 7 дәүләт муниципаль театрында 22 премьера көтелә”, - дип уртаклашты Татарстан  буенча проект координаторы, республика Театр эшлеклеләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина.

“Республикада театр эшчәнлегенә даими ярдәм күрсәтелүе - куанычлы хәл. Бу акча матди базаны яхшыртуга сарыф ителәчәк, биш спектакль куячакбыз. Алар төрле юнәлештә – наркомания афәте темасы да бар, балаларга һәм олылар өчен 3 спектакль”, - дип белдерде планнары турында Буа дәүләт драма театры директоры – сәнгать җитәкчесе Раил Садриев.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100