Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буа драма театры 100 еллыгын Казанда билгеләп узачак
Коллектив истәлекле датаны 2 декабрьдә бәйрәм итәчәк.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Казанда Буада татар театры оештырылуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узачак, дип хәбәр ителә Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында.
Коллектив истәлекле датаны 2 декабрьдә бәйрәм итәчәк.
Буада беренче татарча спектальне 1915 елда ук куймакчы булганнар, әмма татар цензоры булмау сәбәпле, ул тыелган.
1917 елның 4 маенда татар шәкертләре һәм укытучылар “Казанга сәяхәт” («Путешествие в Казань») спектаклен тәкъдим иткәннәр.
Бүген Буа дәүләт драма театры республика һәм шәһәр мәдәни үзәкләренең берсе. Труппа республика районнарында һәм Россия төбәкләрендә гастрольләр эшчәнлеген актив алып бара.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз