Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Буа: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
"Мин Казанда еш булам. Гомумән, Татарстанны һәм аның кешеләрен яратам", - диде Сергей Безруков.
(Буа, 24 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 15-24 май көннәрендә Буа шәһәрендә узган “Буа: диалог киңлегендә” II халыкара театр фестиваленә танылган Россия актеры Сергей Безруков килде. Бүген актер фестивальне Антуан де Сент-Экзюпери әсәре буенча куелган “Нәни принц” спектакле белән тәмамлады.
"Олы кешеләр дә кайчандыр бәләкәй булганнар бит, тик күбесе моны оныткан гына" дип китаптагы канатлы сүзләр белән башлады чыгышын танылган актер. "Мин Казанда еш булам. Гомумән, Татарстанны һәм аның кешеләрен яратам. Бүген Буа халкы белән дә дуслаштым. Гел аралашып торыйк, бу очрашуыбызның соңгысы булмасын", - диде ул.
"Бүген фестивальнең соңгы көне. Шушы чарада катнашкан театр коллективларына, оештыру эшләрендә ярдәм иткән җитәкчеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм. Барысы да уртак тырышлык белән эшләнде. Фестиваль кысаларында төрле театр белгечләре, танылган шәхесләр белән эшләү бәхетенә ирештек. Шундый кешеләрнең берсе - Сергей Безруков. Ул бүген Буа сәхнәсендә чыгыш ясый. Безнең өчен зур дәрәҗә һәм бөеклек бу. Фестивальнең дәвамлы булуын телим. Киләсе елга ул тагында зуррак масштабта узачак дигән өметтә калам", - диде үзенең чыгышында Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе-директоры, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев.
- Буа дәүләт театры инициативасы белән оештырылган фестивальдә 22 театр коллективы катнашты. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры – “Килмешәк”, Казан яшь тамашачылар театры – “Ибраһим әфәнде”, Казанның “Әкият” курчак театры – “Тамчылар” балалар спектаклен, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры – “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”, Әтнә дәүләт драма театры – “Югалган көн”, Әлмәт татар дәүләт драма театры – “Медея”, Буа дәүләт сатира театры – “Доктор Айболит”, “Урам себеркесе” спектакльләрен тәкъдим итте. Шулай ук чит төбәкләрдән килгән Оренбург, Мәскәү шәһәрләре, Азәрбайжан, Казахстан, Швейцария илләре, Башкортстан, Чувашия, Мари Эл республикалары театр коллективлары да үз спектакльләрен күрсәтте.
- Фестивальдә “Алтын битлек” россиякүләм милли театр фестивале белгечләре дә катнашты. Спектакль һәм катнашучыларга Александр Вислов, Татьяна Джурова, Нияз Игъламов, Анна Банасюкевич, Динә Дәүләтшина, Виктор Шрайман бәя бирде.
"Фестивальне беренче көннән башлап күзәттем. Нинди генә коллективлар чыгыш ясамады, барысы да зур мактау сүзләренә лаек. Фестивальнең Буада узуына чиксез шат мин. Сергей Безруковның безнен шәһәргә спектакль белән килүе безне бөтен дөньяга танытты", - диде Буа дәүләт театры артисты Әминә Шәрәфетдинова.
- “Нәни принц” – олылар өчен спектакль форматында куелган балалар әкияте. Сюжетта тирән мәгънә, фәлсәфи уйлар, яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт, дуслык, тугрылык сурәтләнә. Антуан де Сент-Экзюпери әсәрне Нью-Йорк шәһәрендә торганда яза башлый. Шуңа күрә дә, 1943 елда беренче басманы "Рэйнал-энд-Хичкок" нәшрияты чыгара. Китап инглиз телендә була, тәрҗемәчесе буларак Катерина Вудсны куялар. Франциядә хикәяне сугыштан соң гына, 1946 елда "Эдисьон Гаймар" нәшрияты бастыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз