news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа делегациясе Лисичанскига балалар бакчасын ремонтлау өчен төзелеш материаллары китерде

Буа делегациясе Лисичанскига балалар бакчасын ремонтлау өчен төзелеш материаллары китерде
Фото: ©  Рөстәм Әхмәдуллин

Буа шәһәре волонтерлары махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк белән уңышлы барып җитте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова җитәкчелегендәге делегация райондашларына җибәрелгән гуманитар йөкне тапшыра.

Луганскида делегацияне Татарстан вице-премьеры Евгений Варакин командасы каршы алды. Аның сүзләренчә, Буа муниципаль районы - Яңа елдан соң Лисичанскига гуманитар йөк китергән беренче муниципалитет.

Фото: © Рөстәм Әхмәдуллин

Лисичанскида делегация социаль объектларны, аерым алганда, балалар бакчасын ремонтлау өчен төзелеш материаллары төялгән ике машинаны бушатты. Шулай ук Донецк Халык Республикасына мобилизацияләнгән буалылар өчен «Шевроле Нива» автомобилен илттеләр.

Волонтерлар безнең хәрбиләргә алгы сызыкта кирәкле медикаментлар, алар туган йортының җылысын тойсын өчен камыр ризыклары алып килгән.

Фото: © Рөстәм Әхмәдуллин

«Күп кенә егетләр командирлар белән очрашуга чыга, алар белән аралашу бара, Волновахада очрашу 5 сәгать тирәсе дәвам итте, хәрбиләр килә, китә, башкалары яки аларның хезмәттәшләре килә. Фронт дуслыгы һәм үзара ярдәмләшү Җиңүгә кадәр яшәргә ярдәм итәр дип ышанабыз», - дип сөйләде Лилия Садретдинова.

Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Материал Рөстәм Әхмәдуллин катнашында әзерләнде.

Фото: © Рөстәм Әхмәдуллин

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100