Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буа дәүләт драма театрының ишелә башлаган бинасына бәйле мәсьәлә хәл ителәчәк
Буада район мәдәният йорты бинасына реконструкция ясала. Төзекләндерелгән бинага Буа дәүләт драма театрын кертү турында сөйләшүләр бара.
«Киләчәктә Буа театрының яңа бинасы булачак. Реконструкцияләнгән Мәдәният сарае бинасына театр керер дип ниятләнә», – диде театр директоры Раил Садриев «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Хәзерге вакытта Буа шәһәрендә Мәдәният йорты бинасына реконструкция эшләре бара. Ремонт федераль программа нигезендә софинанс шартларында үткәрелә.
«Минемчә, театр кергәч, бинаның дәрәҗәсе, кыйммәте генә артачак. Район хакимияте барлык мәдәни чараларын безнең театр бинасында уздыра ала», – диде Раил Садриев. Ул район җитәкчелеге белән театрның һәрчак аңлашып эш итүен белдерде.
Районда федераль программа кысаларында берничә ел элек төзелгән 350 урынлы Мәдәни үзәк бар. Андый үзәк республикада ике генә районда – Азнакайда һәм Буада төзелде.
Буа дәүләт театрының хәзеге бинасы да театр карамагында калса, Раил Садриев анда Курчак театры булдыру турында хыяллана. Әлегә бу бина нык искергән, ремонт сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз