Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буа дәүләт драма театры Әстерхан һәм Волгоград шәһәрләреннән гастрольдән кайтты
Буа дәүләт драма театры Әстерхан һәм Волгоград шәһәрләреннән гастрольдән кайтты.
«Тамашачы игътибарына Зифа Кадыйрова повесте буенча куелган «Бәхеткә юл кайдан?» һәм И.С.Тургеневның «Муму» хикәясе буенча куелган «Барыня» спектакльләре тәкъдим ителде», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Әстерхан һәм Волгоград тамашачылары Буа театры чыгышын җылы кабул иткән. Әстерханның «Дуслык» милли-мәдәни җәмгыяте һәм Волгоград өлкәсенең милләтара, динара һәм мәдәниятара мөнәсәбәтләр буенча департаменты театр коллективын һәм аның җитәкчесе Раил Садриевка рәхмәт хатлары тапшырган.
Театр коллективы Әстерхан һәм Волгоград шәһәрләренә гастрольләрне Новороссийскида узган «Театральная гавань» фестиваленнән кайтышлый керерлек итеп оештырган. Театр биредә үзенең «Шобага» спектаклен күрсәтте һәм фестивальдән лауреат булып кайтып килә.
«Бәхеткә юл кайдан?» һәм «Барыня» спектакльләрен режиссер Тимур Кулов сәхнәләштергән. Ике спектакль дә «Бердәм Россия» партиясенең «Кече ватан мәдәнияте» программасы кысаларында куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз