news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бу җәйдә Казанда 180 гә якын лифт алыштырылачак
Шуннан соң аларның һәркайсы 25 елга якын хезмәт итәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 24 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бу җәйдә Казанда 180 гә якын лифт алыштырылачак. Шуннан соң аларның һәркайсы 25 елга якын хезмәт итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Казлифтсервис” муниципаль унитар предприятиесеннән хәбәр иттеләр.
Яңа лифтларны Мәскәүнең Щербинск лифт төзү заводыннан сатып алачаклар. Бу моннан 25 ел элек шәһәрнең күпфатирлы торак йортларында урнаштырылган лифтлардан сизелерлек аерылып торучы заманча механизмнар. Хәзерге вакытта бер лифтның җиһазы монтажлаудан башка 600 мең сумга якын тора.
Моннан тыш, бу җәйдә 49 лифтка капиталь ремонт ясау күздә тотыла. Бер лифтны төзекләндерүгә 300-400 мең сум акча сарыф ителәчәк. Әмма, белгечләрнең сүзләренә караганда, төзекләндерелгән лифт тагын өч ел гына хезмәт итә ала. Эш шунда, мондый механизмда, нигездә, заманча детальләр ярдәмендә төзәтелгән иске җиһазлар кала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2