Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бу җәйдә дә риск төркеменә кергән үсмерләр белән эшләүгә зур игътибар биреләчәк
Мәсәлән, “Йолдызлы десант” программасы буенча эш 7 сменада оештырыла
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Риск төркеменә керүче үсмерләр арасында профилактика эшләре бу җәйдә ял һәм савыктыру чараларын оештырганда аерым урын алып торачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов сөйләде.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы Казан югары командалык училищесы белән берлектә “Полк улы” дигән социаль проектны гамәлгә ашыра. Казан югары командалык училищесында ятим-каручысыз калган үсмерләрдән махсус армия бүлеге оештырылган. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм миниистрлыгы 2006 елдан бирле ЭЭМ, министрлык балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр белән берлектә, палаткалы лагерьларда “Йолдызлы десант” дигән психологик программаны гамәлгә ашыра. Рафис Борһанов искәртүенчә, бу программа белән эшләүче лагерьлар республиканың һәр район үзәгендә бар. Биредә риск төркеменә кергән үсмерләрнең психологик һәм физик үсешенә, тәртибенә төп игътибар бирелә. Быел палаткалы лагерьларда бу программа буенча эшне 7 сменада оештырырга уйлыйлар. Шушы вакыт эчендә программа аша 350 үсмер узачак.
“Риск төркеменә кергән үсмерләрнең җәйге каникуллар чорында мәшгульлеген тәэмин итү дә мөһим мәсьәлә”, - ди Рафис Борһанов. Узган җәй, мәсәлән, шушы категориягә кергән 183 үсмернең 107 се эшкә урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз