news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу җәйдә Азнакайда 100гә якын халык җыены уздырылган

Мондый очрашуларны халык көтеп ала

 (Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Азнакай төбәгендә менә инде өч ел рәттән халык җыеннарын уздыру матур традициягә әйләнде.

Ишегалды бәйрәмнәре, хезмәт коллективларындагы очрашулар, авыл көннәре буларак уздырыла торган мондый очрашуларны халык көтеп ала, чөнки биредә аларга җитәкчеләргә үзләренең гозерләрен җиткерергә, ачыктан-ачык сөйләшергә һәм, әлбәттә, гомер кичергән күрше-тирә, авылдашлары белән бергәләп бәйрәм итәргә дә мөмкинлек туа.

Җәйге чорда гына да шәһәребез ишегалларында 60, ә авылларда 40 лап шундый җыен узган һәм алар әле дәвам итә, дип белдерә районның “Маяк” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot