Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бу ялларда Татарстанда сизелерлек суытачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бу ялларда Татарстанда кабат суыта. Әмма киләсе атна башында ук республикада һава температурасы кабат күтәреләчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Инде бүген үк атмосфера фронты төбәккә салкынча һава торышы алып килде. Кичкә таба республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә җепшек кар яварга мөмкин.
6 апрельгә каршы төндә яңгыр катнаш кар, җепшек кар яварга мөмкин. Көндез исә атмосфера басымы арту аркасында явым-төшемнәр туктаячак.
Әмма температура сизелерлек төшәчәк. Төнлә 0..-5 градус булса, көндез исә 2-7 градустан да югары күтәрелмәячәк. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
7 апрельдә, якшәмбе көнне Татарстан антициклон йогынтысында булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Әкренләп җылытачак: төнлә -4..+1, ә көндез +6..+11 градус була.
Метеорологларның якынча фаразларына караганда, киләсе атна башында республикага төньяктан циклон килә. Атмосфера фронтлары узганда, яңгырлар көтелә. Дүшәмбе, 8 апрельдә, көндез 7-12 градус, 9 апрельдә 9-12 градус җылы була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз