news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу ялларда Казанда йорт хайваннарына бушлай вакцина ясау чаралары дәвам итә

Бу ялларда Татарстан башкаласында эт һәм мәчеләргә бушлай вакцина ясау чаралары дәвам итә. Ветеринария хезмәткәрләре Идел буе һәм Совет районнарында урнашкан торак массивларда эшләячәк. Шул ук вакытта хайваннарга чип кую эше дә башкарыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шимбә көнне, 28 мартта, 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Иске Горки торак массивында (Артель урамы, 10) хайваннарга котыру авыруына каршы прививка ясала. Әлеге төр вакцина Борисково торак массивында (Якты Юл тыкрыгы, 4) 12:30–14:30 вакыт аралыгына, «Абу Даби» коттедж бистәсендә Тылсым урамы, 20 йорт адресы буенча урнашкан кибет янында 10:00–14:00 вакыт аралыгына билгеләнгән.

Якшәмбе, 29 мартта, ветеринария хезмәткәрләре 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Беренче май торак массивында (2 нче Хәрби шәһәрчек урамы, 142/1) булачак. Чебакса торак массивында яшәүче халык хайваннарны прививка ясатырга 10:00–14:00 вакыт аралыгында Завод урамындагы «Чебакса торак массивы» тукталышы янына алып килә ала.

Тулырак мәгълүмат алу өчен Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсенә +7(843)295-08-49 телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә була, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot