news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу ялларда Казан янында бакчачылык ширкәтендә ике йорт янган

Янгын төзек булмаган мич куллану аркасында чыккан.

Бу ялларда Казан янында бакчачылык ширкәтендә ике йорт янган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Бу ялларда Казан янында бакчачылык ширкәтендә ике йорт янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу ялларда ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Биектау районында «Каенкай» бакчачылык ширкәтендә янгын турында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ике бакча йорты янган. Аларның берсе склад кебек кулланылган. Ут 134 кв.метр мәйданга зыян китергән.

Беренчел сәбәп, буенча, янгын төзексез мич аркасында чыккан. Янган бакча йортлары иминиятләштерелмәгән булган. Бакча хуҗасына 600 мең сум зыян килгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot