news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу якшәмбедә "Казанның югалган күлләре" экскурсиясе оештырыла - татар яшьләре форумы

Экскурсия 25 декабрьдә сәгать 10:30 Л.Гумилев һәйкәле яныннан башлана, аны галим Айрат Фәйзрахманов алып барачак.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). 25 декабрь көнне 10:30 сәгатьтә башкалада “Казанның югалган күлләре” дип исемләнгән экскурсия оештырылачак. Бу чара Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы  уздырган "JADIDFEST" фестивале кысаларында үтә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат үзәге.

Экскурсиядә һәркем катнаша алачак. Ул 10:30 да "Кольцо" сәүдә үзәге, Л.Гумилев һәйкәле яныннан башланачак һәм 12:00гә кадәр дәвам итәчәк. Сәяхәттә тарихчылар, краеведлар, экологлар Казанның югалган күлләре турында сөйләячәк. Эскурсияне тарихчы Марк Шишкин һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов  алып барачак.

Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, ачык экскурсиянең төп темасы – Иске Казанның югалган сулыклары. “Аларга Черек күл янында булган Мунча күле, Ак күл һәм башка сулыклар керә. Без сәяхәттә бу сулыкларның тарихын, су белән файдалану системасы турында сөйләрбез. Мәсәлән, шәһәр халкы суны ничек алган, аның белән ничек файдаланганнар”, - диде ул.

Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, тарихчылардан тыш сәяхәттә экологлар чыгыш ясыячак. Атап үткән күлләрдән тыш алар Болак елгасы, Кабан күлләре аша Казанның су системасы ничек эшләгәне турында сөйләячәк.

Сәяхәттә игътибар Иске Казан, аның ландшафтына да биреләчәк. “Без аны сизмибез, әмма сулыклар һәм ландшафт кеше тормышына бик нык тәэсир итә. Элек аның кешегә йогынтысы тагын да көчлерәк булган. Казанның табигый ландшафты хәзер бик нык үзгәргән. Бу уңайдан безнең бурыч бу күренешкә бәя бирү түгел, ә сәяхәттә катнашучыларга бу хакта мәгълүмат тапшыру”, - диде Айрат Фәйзрахманов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100