Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бу ягу сезоны азагына ТР кулланучыларының газ өчен 1 млрд. сумнан артык бурычы җыелган
Шуның 70 процент өлеше торак-коммуналь комплексы предприятиеләренә туры килә
(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бу ягу сезоны азагына республика кулланучыларының “Татгазинвест” ЯАҖ алдында табигый газ өчен 1 млрд. сумнан артык бурычы җыелган. Бу, узган елгы ягу сезонына караганда, 2 тапкырга күбрәк. Бурычларның 700 млн. сумнан артыгы торак-коммуналь предприятиеләре өлешенә туры килә. Шул рәвешле, торак-коммуналь предприятиеләре бурычлар структурасында 70 процент өлешне алып тора. Бу хакта бүген журналистларга “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында “Татгазинвест” ның генераль директоры Ринат Ханбиков җиткерде. Очрашуда шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәрит Туктаров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рәфыйк Заһретдинов катнашты.
Ринат Ханбиков сүзләренә караганда, 2009-2010 елгы ягу сезонында кулланылган табигый газ өчен сәнәгать предприятиеләре үз вакытында исәп-хисап ясап бара. Ә менә торак-коммуналь комплексы предприятиеләре белән проблема инде февраль аенда ук башланган. Бурычлылар арасында бу юлы да, нигездә, узган елларда да йөкләмәләрен вакытында үтәмәүчеләр бар. Мәсәлән, Бөгелмә электр челтәрләре предприятиесенең февральдән башлап “Татгазинвест” алдында 74,6 млн. сумлык бурычы, Алабуга электр челтәрләре предприятиесенең -72 млн. сумнан артык, Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиесенең-56,2 млн. сумлык (марттан бирле), “Горизонт” ҖЧҖ - 35 млн. сумлык бурычы җыелган. “Казэнерго” җитештерү берләшмәсе” МУП нең 140 млн. сумлык бурычы булу зур борчу тудыра. Дөрес, узган елларда ул бурычлылар арасында булмаган. Бүген бу предприятие һәм “Татгазинвест” җитәкчеләре арасында аңлашуга ирешелгән, бурычларның бер өлеше реструктурлаштырылган.
Казанның ремонт-эксплуатация идарәсенең вакытында исәп-хисап ясамавы хроник чиргә әйләнгән. Бу ягу сезонында аның “Татгазинвест” алдында 14,5 млн. сумлык әҗәте җыелган. Әлеге предприятие хәрби шәһәрчекләрне һәм училищеларны кайнар су һәм җылылык белән тәэмин итүче буларак билгеле. Ринат Ханбиков идарә җитәкчеләре белән алып барылган сөйләшүләрнең һәм мөрәҗәгатьләрнең тиешле нәтиҗә бирмәвен җиткерде. Соңгы чара буларак, кулланучыларга газ бирүне туктатырга булганнар. “Бу үзмаксат түгел, бурычлыга газ бирүне туктату яки чикләү иң соңгы чараларның берсе”, -ди “Татгазинвест” җитәкчесе. Башка юл калмый икән, иң соңгы чара бурычлы предприятиеләрне бөлгенлеккә чыгарып, конкурс идарәсе кертү булырга да мөмкин.
Билгеле булганча, “Татгазинвест” республикада бар төр кулланучыны табигый газ белән төп тәэмин итүче. Ринат Ханбиков белдергәнчә, инде 10 елдан артык компания “Газпром” алдындагы йөкләмәсен намус белән үтәп килә. Бу, үз чиратында, республика кулланучыларын тотрыклы рәвештә табигый газ белән тәэмин итү мөмкинлеген бирә. Республикага ел саен тотрыклы рәвештә 12 млрд. кубометр табигый газ алына. Шуның якынча 3 млрд. торак-коммуналь комплексы предприятиеләре ихтыяҗлары өчен тотыла. Ринат Ханбиков сүзләренә караганда, кулланучы предприятиеләрнең төбәк компаниясенә газ өчен бурычлары җыелу, киләсе ягу сезонына кирәкле күләмдә газ алуны шик астына куя. “Вакытында-исәп хисап ясамау, республикага “Газпром” бирә торган газ күләменең кимүенә китерәчәк”, -ди ул. Министрлар Кабинетында күптән түгел Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган видеокиңәшмәдә бурычлы предприятиеләр алдына “Татгазинвест” белән расланган график нигезендә исәп-хисап ясауны июнь-июльгә тәмамлау бурычы куелган иде.
“Татарстан белән “Газпром” арасындагы ышанычлы мөнәсәбәтләр нигезендә, республикага газ кирәкле күләмдә һәм федераль тариф хезмәте раслаган минималь бәяләрдән килә. “Газпром” белән төзелгән килешүдә искәртелгәнчә, кулланылган газ өчен тулысынча исәп-хисап ясалганда гына, алга таба республиканы газ белән тәэмин итүнең расланган күләме сакланачак. Киресе булганда, лимит киметелеп, лимиттан артык газ күләме югарырак коэффициент белән бирелә башлаячак. Бу, гражданнарга кагылмый, бу авырлык сәнәгать предпритиеләренә төшәчәк. Аларның керемнәре кими, һәм республика бюджетына алына торган керем салымы да азая. Моңа юл куярга ярамый”, -ди сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәрит Туктаров. Аның ассызыклавынча, газ өчен бурычлар проблемасын чишү дәүләт бурычы. Бүгенге көндә республикада бу мәсьәлә буенча махсус комиссия эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз