news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бу – тәмугка юл»: Патриарх Кирилл Россия байларын үз акчалары белән бүлешергә чакырды

Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл Россия байларын үз акчаларыннан мохтаҗларга да өлеш чыгарырга чакырды. Аның фикеренчә, байлыкка ия булу бары тик ярдәм белән генә аклана, әгәр кеше моңа бара алмый икән, ул чагында бу – «тәмугка юл». Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Православие илендә дөньяга килгән, күпләре теге яки бу яктан чиркәү белән бәйле байларыбыз шуны истә тотсын иде: биредә, җирдә байлыкны аклау кешеләр сиңа көнләшүдән, сине дошман күрүдән туктауда чагылыш таба. Башка кешеләргә хезмәт иткән очракта, «алдагы гасырда да» әлеге байлык яхшылыкка әверелергә мөмкин», - диде патриарх.

Кеше «зур байлыгыннан башкаларга өлеш чыгара алмый икән, бу тәмугка юл булачак», дип искәртте патриарх.

news_right_1
news_right_2
news_bot