news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу шимбәдә Россия кышкы вакытка күчә

Төнге сәгать икедә сәгать телләре бер сәгатькә артка күчереләчәк

 (Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Якшәмбе, 26 октябрьдә, Россия кышкы вакытка күчә. Төнге сәгать икедә сәгать телләре бер сәгатькә артка күчереләчәк.

Искәртеп узабыз, агымдагы елның 21 июлендә кышкы вакытка кайту турындагы законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Закон 11 сәгать зонасын билгели. Беренчесенә (Мәскәү вакытыннан 1 сәгать артта) Калининград өлкәсе кергән. Икенчесенә (Мәскәү вакыты) - Адыгея, Дагестан, Ингушетия, Кабардино-Балкария Республикасы, Калмыкия, Карачаево-Черкес Республикасы, Карелия, Коми, Кырым, Мари Эл, Мордовия, Төньяк Осетия – Алания, Татарстан, Чечня, Чуашстан, Краснодар крае, Ставрополь крае, Архангельск, Әстерхан, Белгород, Брянск, Владимир, Волгоград, Вологодск, Воронеж, Иваново, Калуга, Киров, Кострома, Курск, Ленинград, Липецк, Мәскәү, Мурманск, Түбән Новгород, Новгород, Орлов, Пенза, Псков, Ростов, Рязань, Сарытау, Смоленск, Тамбов, Тверь, Тула, Ульяновск, Ярослав өлкәләре, шулай ук Ненец автоном округы һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастополь шәһәрләре.

Өченче сәгать зонасына (Мәскәү вакытыннан 1 сәгать алда) Удмуртия Републикасы һәм Самара өлкәсе керә, дүртенчегә (Мәскәү вакытыннан 2 сәгать алда) – Башкортстан Республикасы, Пермь крае, Курган, Оренбург, Сведловск, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Ханты-Манси автоном округы – Югра һәм Ямал-Ненец автоном округы.

Бишенче зонага (Мәскәү вакытыннан 3 сәгать алда) Алтай Республикасы, Алтай крае, Новосибирск өлкәсе, Омск һәм Томск кергән, ә алтынчыга (Мәскәү вакытыннан 4 сәгать алда) - Тыва, Хакасия, Красноярск крае һәм Кемерово өлкәләре, җиденчегә (Мәскәү вакытыннан 5 сәгать алда) – Бурятия Республикасы, Байкал аръягы крае һәм Иркутск өлкәсе.

Сигезенче зонаны (Мәскәү вакытыннан 6 сәгать алда) Саха Республикасы районнары (Якутия), шул исәптән Якутск шәһәре һәм Амур өлкәсе тәшкил итә. Саха Республикасы белән Приморье краеның берничә районы, Хабаровск крае, Магадан өлкәсе, Сахалин өлкәсе районнары, Көньяк Сахалин һәм Еврей автоном өлкәсе тугызынчы зонага (Мәскәү вакытыннан 7 сәгать алда) керде. Саха Республикасының (Якутия) калган районнары һәм Сахалин өлкәсенең Төньяк Курильск районы унынчы сәгать зонасын (Мәскәү вакытыннан 8 сәгать алда) тәшкил итте. Камчатка крае һәм Чукотка автоном округы – унберенче зонага зонага (Мәскәү вакытыннан 9 сәгать алда) керә.

Киләчәктә сезон буенча вакыт күчерелмәячәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100