news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу сезонда Татарстанда грипптан вакцинацияләү күрсәткече түбән булган

Грипп йогу куркынычы зур булган төркемдәге гражданнарның 39 процентына гына прививка ясалган, ә чынлыкта ул 75 процент булырга тиеш

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу сезонда Татарстанда грипптан вакцинацияләү күрсәткече, алдагы еллар белән чагыштырганда, түбән булган.

«2021 ел азагында грипп вирусы актив йөри башлады. Быелгы сезонда ачыкланган грипп очраклары соңгы биш елда иң зур күрсәткеч. Бу 441 очрак. Хәзер пандемия шартларында халыкны грипптан саклау мөһим», — дип  кисәтте Роспотребнадзор федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина коллегия утырышында.

Аның сүзләренчә, гриппка каршы вакцина заявкадан 43 проценты күләмендә генә кайтарылган. «Халыкның 26 процентын грипптан сакладык. Узган сезонда ул 61 процент тәшкил иткән иде. Грипп йогу куркынычы зур булган төркемдәге гражданнарның 39 процентына гына прививка ясалды. Ә чынлыкта 75 процент кирәк», — дип белдерде.

Марина Патяшина вакцинациянең иң түбән күрсәткече студентлар, 60 яшьтән узганнар, белем бирү оешмалары хезмәткәрләре арасында булганын искәртте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot