news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу сезонда Татарстан территориясендә дуңгыз гриппы таралачак

Куркыныч янау билгеләренә ия булмаучылар да А(H1N1) гриппы вирусын йоктырырга мөмкиннәр.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2017-2018 еллар эпидемия сезонында Татарстан территориясендә дуңгыз гриппы таралуы көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар инфекционисты, КДМУның балалар инфекцион авырулары кафедрасы мөдире Владимир Анохин хәбәр итте.

“Бу эпидемия сезонының үзенчәлеге – 2009-2010 елларда булган А(H1N1) грипп вирусы таралуда. Бу авыр грипп, үлем очраклары булды. Вакцина ясаткан бер кеше дә авырмады. Прививка ясатучылар сирәк авырыйлар, авырган очракта да җиңелчә уздыралар. Үлүчеләрнең берсенә дә гриппка каршы вакцина ясалмаган булган”, - дип билгеләп үтте спикер.

Куркыныч янау билгеләренә ия булмаучылар да А(H1N1) гриппы вирусын йоктырырга мөмкиннәр, диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot