Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Бу нәкъ шул, сэр!" инвестиция форумына Түбән Камага спикер булып Миңнеханов киләчәк
Форумда 700 кунак булачак, анда Россиядән генә түгел, Кытай һәм Төркия делегацияләре дә катнашыр дип көтелә.
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Түбән Кама “Бу нәкъ шул, сэр! " ("Это то, сэр!") инвестиция форумы булачагын җиткерде. Анда катнашучылар Татарстан потенциалы белән таныша, эшлекле элемтәләр урнаштыра, алгарышлы үсеш территориясендә бизнес алып бару турында белә, отышлы контрактлар төзи алачак. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форум 11 һәм 12 апрельдә узачак. Анда төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Дәүләт Думасы инвестиция комитеты башлыгы урынбасары Әлфия Когогина, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина, тугандаш шәһәрләр мэрлары Айдар Метшин, Ло Цзямин, Бурханеттин Коджамас, Али Аджар (Түбән Кама, Мейшань, Мерсин, Мармарис), шулай ук төбәкнең эре сәнәгать компанияләре топ-менеджерлары чыгыш ясарга планлаштыра.
"Форумда 700дән артык кунак катнашыр дип көтелә, Россиядән генә түгел, Кытай һәм Төркия делегацияләре дә катнашачак», – дип билгеләп үтте чыганак.
Ике көн дәвамында күргәзмә эшләячәк. Анда 50 стендта сәнәгать һәм инвестиция парклары, биш өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе, эре сәнәгать предприятиеләре, банклар, Татарстан предприятиеләре өчен кадрлар әзерли торган югары уку йортлары һ.б. тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, “Түбән Кама Нефтехим”, индустриаль парклар, сәнәгать мәйданчыклары буенча хезмәттәшлек итү белән бәйле дүрт секция эшләячәк. Чарада катнашучылар “Кече шәһәрләргә инвестицияләр ( югалтулар, перспективалар, уңай һәм тискәре яклары)” темасына фикер алышачак.
Шулай ук семинарлар, тематик секцияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла. Форумга теркәлергә кирәк һәм форумның тулырак программасын чараның рәсми сайтында белергә була. Әлеге чарада бушлай катнашырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз