news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу мөкатдәс бәйрәм хәерле гамәлләргә бай: Татарстанда Корбан гаете намазлары укылды

Бүген, Корбан гаете уңаеннан, республиканың барлык мәчетләрендә дә бәйрәм гыйбадәтләре укылды.

Бу мөкатдәс бәйрәм хәерле гамәлләргә бай: Татарстанда Корбан гаете намазлары укылды
Фото: Татарстан Республикасы Рәисенең Матбугат хезмәте

Казанда төп Гает намазын тарихи Мәрҗани мәчетендә укыдылар. Мәчеттә бәйрәм намазын һәм вәгазен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкләде. Корбан гаетендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Камил хәзрәт республика халкын Корбан гаете белән котлап, әлеге көннәрдә тәкбир-тәшрик көннәре баруын искәртте һәм догада булырга өндәде.

«Корбан гаете – Аллаһка якынаю бәйрәме ул. Корбан чалып, без, пәйгамбәр Ибраһим галәйһиссәлам кебек, Раббыбызның сынауларына һәм әмерләренә буйсынуны күрсәтәбез. Корбаннан мохтаҗларга, туганнарга, күрше-күләнгә өлеш чыгарып, Аллаһыга биргән нигъмәтләре өчен шөкер кылабыз. Корбан гаете хаҗ гыйбадәтләре белән дә бәйле: ул хаҗның тәмамлануын хәбәр итә. Татарстаннан иң бәхетле дин кардәшләребез хәзер изге җирләрдә. Хаҗлары кабул булсын! Ә безнең өчен – хаҗга бармаган мөселманнар өчен – тәкбир-тәшрик көннәре бара. Алар кичә, Гарәфә көнендә башланган иде һәм 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә барлык фарыз намазларында, сәлам биргәч, тәкбир әйтергә кирәк», – диде ул.

Фото: Татарстан Республикасы Рәисенең Матбугат хезмәте

Бәйрәм вәгазе вакытында Камил хәзрәт Россия президенты Владимир Путиннан һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан килгән котлау хатларын укыды.

«Бу көннәрдә без һәр мөселман өчен изге Гайд әл-Әдханы – Корбан гаетен зурлап уздырабыз. Хаҗ тәмамлануны белдергән, иң якты уй-ниятләр белән сугарылган бу мөкатдәс бәйрәм хәерле гамәлләргә бай. Ул һәрберебезне шәфкатьлелеккә, юмартлыкка һәм үзара ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга өнди. Ислам дөньясы җитди сынауларга дучар ителгән хәзерге вакытта бу олуг тантананың берләштерү көче тагын да ачыграк тоемлана.

Мәчетләр һәм храмнар янәшә торган Татарстанда гасырлар дәвамында мөселман, православие бәйрәмнәрен һәм башка дини бәйрәмнәрне төрле милләт һәм дин вәкилләре бергәлектә, дуслыкта һәм татулыкта билгеләп үтә. Россия халыклары бердәмлеге елында бу исә аеруча зур әһәмияткә ия. Казан шәһәре ислам дөньясының мәдәни башкаласы дигән мәртәбәле исем алган елны без үзебезнең милли гореф-гадәтләребезгә, рухи хәзинәләребезгә тугрылык саклавыбызны белдерәбез, диннәр арасындагы элемтәләрне һәм милләтләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерә барабыз», – дип Татарстан Республика Рәисе котлавын җиткерде Камил хәзрәт.

Фото: Татарстан Республикасы Рәисенең Матбугат хезмәте

«Безне ике дөньяда коткаручы – Коръән»

Камил хәзрәт Сәмигуллинның гает вәгазе изге Коръән китабы һәм аның фазыйләтләренә багышланган иде. Ул гаеткә килүчеләргә әлеге китапның татарлар халкы өчен һәрвакыт мөһим булуын ассызыклады.

«Мөселманнар бүген ни өчен бүленде һәм безне һәлакәттән нәрсә коткара ала дигән сорауга җавап – шушы сүзләрдә: өммәтебез Коръәнгә ябышу урынына аннан ерагая. Безне ике дөньяда коткаручы – Коръән. Менә без бүген Корбан бәйрәменә җыелдык. һәм аны Ибраһим галәйһисәлам белән бәйле, дидек. Ул безгә зур бер үрнәк күрсәтә: тормышта ничек кенә авыр булса да, кеше өчен Аллаһының Сүзе һәрчак өстен булырга тиеш. Ә Аллаһының Сүзе – ул Коръән», – диде Камил хәзрәт.

Ул мисал итеп пәйгамбәр Ибраһим галәйһиссәламне китерде.

«Ибраһим галәйһиссәламне Раббыбыз ничек кенә сынамый: ул берүзе патшага һәм кабиләсенә каршы чыга, аны утка салалар, хәтта улы Исмәгыйль галәйһисәламне корбан китерергә кушалар. Ләкин Ибраһим һәр сынаудан разый булып, Аллаһының ярдәменә тәвәккәл кылып, Аңа буйсына һәм тугры кала. Корбан гаетенең асыл мәгънәсе шунда. Бүген, өйләребездә, кулларыбызда хәтта телефоннарыбызда Коръән була торып, Аллаһының Сүзенә иярү бармы?!», – дип сөйләде ул.

Камил хәзрәт бүген күп кенә мөселман илләрендә барган вазгыятьне искә алды. Аның сүзләренчә, кеше гыйлемле булмаса һәм Коръәнне белмәсә, вәсвәсәгә бирелә.

«Күпме мөселман илләренә матур шигарьгә «төрелгән» бомбалар ташланды?! Ә башкалар шуны куәтләп кул чапты, чөнки хакны белми һәм ялганга ышана. Әле өстәвенә мөселманнарны террористлар дип атый. Коръәндә бу хакта – «Аларга Җирдә бозыклык кылмагыз!» – дип әйткәч, алар «Без бит тәртип кенә урнаштырабыз», – диләр» («Бәкара» сүрәсе, 11 аять). Үзләрен алга киткән дип санаган җәмгыятьләр Коръән буенча яшәгән халыклардан «артта калган» дип көләләр – менә шул турыда бу. Азгынлык аларда – кеше хокукы һәм прогресс, ә тыйнаклык – кимчелек итеп бәяләнә. Җәннәтне комфорт белән алыштырмакчы булалар. Яманны игелек диләр, ә кешеләрнең коткаручысы Коръәнне киресенчә золым итеп күрсәтәләр. Ялганны вәсвәсәгә төреп бирәләр. Вәсвәсә – ул шайтан коткысы. Кеше гыйлемле булмаса һәм Коръәнне белмәсә, вәсвәсәгә бирелә», – дип сөйләде ул.

Фото: Татарстан Республикасы Рәисенең Матбугат хезмәте

«Милләтебез үзенең яшәү мәгънәсен Коръәнне саклау, өйрәтү һәм өйрәнүдә күргән»

Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген татарлар арасында Коръән-хафизлар – Коръәнне яттан белүче мөселманнар бик аз булуын әйтте.

«Бүген татарлар арасында хафизлар бик аз. Ләкин революциягә кадәр алар күп булган. Коръәнне яттан белү татар хәзрәтләре өчен бүгенге тел белән әйткәндә «маст-хэв», «базовый минимум» булган. Шуңа күрә татарларны «Китаплы халык» дип йөрткәннәр. Милләтебез үзенең яшәү мәгънәсен Коръәнне саклау, өйрәтү һәм өйрәнүдә күргән. Ул Коръәнгә чын мәгънәсендә хезмәт иткән. Быел Габдулла Тукайның тууына 140 ел. Аның «Китап» дигән шигыре бар. Совет чорында бу әсәрне китап уку турында дип өйрәткәннәр. Чынлыкта ул – Коръән турында. Үзегез карагыз:

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса

Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, —

Шул вакытта мин кулыма Китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам...

«Коръән хәтем кылына башлаганнан соң Казан чит илләрдә Россиянең мөселман үзәге булып танылды»

«Бүген дә милләтебез Коръәнгә бихисап хезмәтләр куя. Күп кенә гыйлемнәр югалса да, акрынлап без аларны торгызабыз, хафизлар тәрбиялибез, Коръәнгә кызыксыну уятабыз, аны рус һәм татар телләренә тәрҗемә итәбез, бастырабыз... Россиядә чыккан мүсхәфләр арасында Казан басмалары гына халыкара стандартларга туры килә. Безнең тәҗрибәне хәзер чит илләрдә дә файдаланалар, безнең кулъязма Коръәнне эталон дип атыйлар», – дип сөйләде Камил хәзрәт.

Ул хәзрәт соңгы елларда Татарстанның ислам дөньясында ирешкән казанышларын атады.

«2015 елдан бирле Болгарда һәм «Кол Шәрифтә» Коръән бертуктаусыз хәтем кылына. Һәм бүген, Корбан гаете көнендә Болгардагы хәтемгә 4 мең көн тулды. Уйлап карагыз әле: бер генә көнгә дә тынмыйча, безнең хафизлар бер-берсен алыштырып, бертуктаусыз Коръән укыйлар. Безнең Болгарда 4 мең көн булса, Абу Дабида 19 ел, ә Истанбулда ул 4 гасыр буена тынмый. Республикабыз күп авырлыклар кичерсә дә, 2015 елда Коръән хәтем кылына башлаганнан соң ул чит илләрдә Россиянең мөселман үзәге булып танылды! Бу вакыт эчендә 243 яңа мәчет төзелде. Болгар ислам академиясе эшли башлады. Ислам финанслары федераль күләмгә чыкты. Казанда эшләнгән хәләл стандартлары дәүләт тарафыннан кабул ителде һәм 23 илдә танылды», – диде ул.

Эчтәлекле вәгазьдән соң мөфти халыкны гает намазына чакырды. Гает намазыннан соң хөтбә укылды, дога кылынды. «Бәйрәмебез мөбәрак булсын!» – дип ассызыклап үтте Камил хәзрәт. Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров Корбан гаете намазын күмәк дога кылу белән тәмамлады.

Фото: Татарстан Республикасы Рәисенең Матбугат хезмәте

Быел икенче тапкыр Корбан гаете вәгазендә күренекле дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең хөтбә таягы вәгазь вакытында вакытлыча мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга тапшырылды.

«Гает вәгазен зур дулкынлану белән укыйм, чөнки кулымда – Мәрҗани хәзрәтебезнең вәгазь таягы. Кайчандыр ул шушы мәчеттә имам булып хезмәт иткәндә, мөнбәрдән, шушы таякны тотып, вәгазьләрен укыган. Хәзер ул Татарстанның Милли музеенда саклана. Музей җитәкчелеге, бәйрәмне уздыру өчен, аны мәчеткә китерде. Зур рәхмәт! Бу тарихи экспонат гаеткә ямь өстәр, иншәАллаһ», – диде Камил хәзрәт.

Шиһабетдин Мәрҗанинең хөтбә таягы Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен таякны кулына тотып укысын өчен, вакытлыча бирелеп торылды һәм соңыннан музейга кире кайтарылды.

Дин белгече, мәгърифәтче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең таягы һәм башка шәхси әйберләре бүгенге көндә ТР Милли музеенда саклана. Имам Мәрҗанинең вәгазь алып бару өчен озынча таягы агачтан, башын түгәрәкләп һәм астын тимер белән каплап ясалган. Аны Шиһабетдин Мәрҗанинең оныгы – Зәйнәп Апанаева саклаган һәм 1945 елда музейга тапшырган.

Фото: Татарстан Республикасы Рәисенең Матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot