news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу малай әйбәт кеше, син аны ташлама, диделәр - өлкәннәр йортындагы никахлар (видео)

Югары Ослан районында бер-берсен Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында эзләп тапкан биш пар гомер кичерә.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Югары Ослан районында урнашкан Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында биш пар гомер кичерә. Аларның күбесе бер-берсен нәкъ менә өлкәннәр һәм инвалидлар йортында эзләп тапкан.

"Бу әйбәт кеше, син аны ташлама инде, диделәр"

Фидания апа белән Владимир Долгих белән моңа кадәр Яшел Үзән, Дәрвишләр бистәсендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йортларында яшәгәннәр. 2005 елда исә бирегә күченгәннәр. “Торырга урыныбыз юк, шуңа да интернатка килергә мәҗбүр булдык. Казанга якынрак булыр дип, бу интернатны сайладык. Казанда әни белән бертуган апаның өч кызы яши, - дип аңлатты Фидания ханым. - Монда нәрсә кушсалар, шуны эшлибез: чәчәкләр үстерәбез, ашханәдә булышабыз. Хәзер күземә операция ясадылар. Бер ел үтсә дә, әле ныклап торып эшли алмыйм",- ди Фидания Долгих. Сүз уңаеннан, мин алар бүлмәсенә кергәндә хуҗабикә коридорда утыра, ә гаилә башлыгы идәннәр юа иде. Интернат директоры Элеонора Серебрякова минем гаҗәпләнүемне күргәч, ул хатынын бик саклый, авыр эш эшләтми диде. Бүлмәгә кергәч минем игътибарны җәлеп иткән тагын бер нәрсә — ул тәрәзә төбендәге орхидея гөлләре булды. Чәчәк үстерүчеләр яхшы белә: әлеге нәзберек гөлне саклап үстерү бик катлаулы. Икенче тәрәзә төбендә исә әллә ничә чүлмәк миләүшә чәчәкләре күзне иркәли. Бөтен җирдә чисталык, тәртип хөкем сөрә. 

Фидания ханымның әнисе 1965 елда вафат булган. Шуннан соң апасы аны үз янына Казанга алдырган. Казандагы интернатта торганда Фидания ханым тегәргә өйрәнә. Тормыш иптәше белән дә ул Дәрвишләр бистәсендәге интернатта таныша. “Мин аны караштырып йөрдем, ашханәдәге хезмәткәрләр дә бу малай әйбәт кеше, син аны ташлама инде, диделәр. Апа да ул вакытта исән иде әле, ул да хуплады”,- ди Фидания ханым. Алар 1978 елдан бирле бергә гомер кичерәләр. Фидания апаның үзенә исә ноябрь аенда 66 яшь тулачак. Фидания ханымның тормыш иптәше балалар йортында тәрбияләнгән, соңрак өлкәннәр интернатында эшләгән. Аннан соң авырый башлап, үзе дә интернатка эләгә. “Нәрсә сорасалар да, кулдан килгәнчә ярдәм итәм. Фидания бәйләргә ярата, мин бүлмәне тәртиптә тотарга тырышам”, - диде Владимир Долгих. Аңа 26 сентябрьдә 68 яшь тула. Ул бертуган сеңлесе барлыгын белә. Әмма балачакта интернатта торганда аларны аералар, шуннан бирле күрешкәннәре юк. Кызганыч, Владимир ага сеңлесенең ничәнче елда тууын да, башка мәгълүматларын да белми.

“Үзең яхшы булырга кирәк”

Сәкинә Кашапова — Владимир Долгих кебек туганын эзләүче тагын бер ханым. Сәкинә Кашапова тумышы белән Саба районыннан. Гаиләдә биш бала була, әтиләре сугышта ятып кала, ике туганы да сугыш чорында вафат була. Бертуган апасы Кашапова Мәрьямбану Кашшаф кызы Архангельск каласына торф чыгарырга китә. Сеңлесе белән ул хат аша аралашып тора, әмма соңгы ике-өч елда Сәкинә ханымның анардан бер хәбәр дә алганы юк. Сәкинә апа гомере буе әнисен тәрбияләп яшәгән. Әнисе: “Мин сине үзем өчен, мине тәрбияләргә дип таптым”, - дип үстергәч, вакытында кияүгә дә чыкмыйча калган.Әнисе вафатыннан соң иске йортта яшәрлек булмый, шуңа да Авыл советы Сәкинә Кашапованы интернатка урнаштыра.

Биредә ул булачак ире Госман Вәлиуллинны очрата. 9 ноябрьдә бергә яши башлауларына 5 ел тулачак. Моңарчы аларның икесенең дә гаилә корганы булмый. Госман ага сүзләренчә, авыруы аркасында ул кызлар белән аралашырга да оялган. Сәкинә ханымны исә сабырлыгы өчен ошаткан. Шуны да әйтергә кирәк, Госман Вәлиуллин хатыныннан 8 яшькә яшьрәк, әмма бу аларга бер-берсенә ярдәм итеп, авыр минутларда булышып, терәк булып яшәргә комачауламый. Госман Вәлиуллинның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яши башлавына быел 10 ел тула, Югары Осландагы учреждениедә 2 ел яши.

Госман ага үзе Питрәч районының Күн авылыннан, аңа быел 67 яшь тулган. “Сабадагы интернатта торганда көн тизрәк узды. Чөнки мин анда мунча яктым, бераз булса да маллар асрала иде, шуларны карарга ярдәм иттем. Директор 2 ел рәттән бәбкәләр, чебиләр алгалады, шуларны караша идем. Монда исә эш юк диярлек. Күрмәүчеләрне мунчага алып барып юындырырга ярдәм итәбез, кирәк кешенең чәчен алам, мыекларын кырам”, - диде Госман Вәлиуллин. Ул концертларга йөрергә бик ярата, мөмкинлек булганда концертларга Казанга да баргалаган. Интернатка килеп чыгыш ясаган циркны да бик ошаткан. Сәкинә ханым белән алар Мәскәүгә барып, Александр Гордон алып бара торган “Мужское/женское” телетапшыруында төшкән. Мәскәү әлеге парга бик ошаган. “Үзең әйбәт булсаң, кайда да алып баралар, - ди Сәкинә Кашапова. – Эчмибез, тартмыйбыз, тәртип бозмыйбыз. Иң мөһиме үзең яхшы булу”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100