news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бу әле соңгы чик түгел
Республикада бензин бәяләре арта
Скопировать ссылку
(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әле бер ай элек кенә республикадагы 92 номерлы бензинга уртача бәя 19 сум тәшкил итә иде. Бүген ул 21 сумнан алып 22 сум 10 тиенгәчә артты. Ләкин бу әле соңгы чик булмаска да мөмкин.
Мәгълүм булганча, узган атнада Дәүләт Думасында РФ Хакимияте башлыгы Владимир Путин катнашында булып узган утырышларның берсендә депутатлар халыктан җыеп алынучы салымнарны бензин бәясенә кертергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыктылар. Алар фикеренчә, болай эшләгәндә хаклырак булачак. Автотранспорт чарасында кем йөрсә - салымны шул түләсен, ди алар. Болай эшләгәндә, ил казнасына төрле хәйләкәр юллар белән кермичә калган акча күләмен арттырырга мөмкин булачак, дип саный белгечләр. Бензин сатып алган саен, акча казнага күчеп барачак, димәк, түләмәүчеләрне эзләп тә, акча сорап та йөрергә туры килмәячәк. Дәүләт Думасы бу киңәшләрне истә тотып, яңалыкларны тормышка ашыра калса, машинасыз кибеткә дә йөрергә күнекмәгәннәргә бил каешларын ныграк кысарга туры килмәгәе.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot