Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бу кышта Казан 11 турнир, 25 чемпионат һәм беренчелеккә ярышлар үткәрергә планлаштырган
Кышкы каникул көннәрендә генә дә спорт мәктәпләрендә 90нан артык спорт чарасы уздыру күздә тотыла
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел кыш Казан каласы Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты 11 турнир, 25 чемпионат һәм шәһәр беренчелегенә ярышлар, шул исәптән кышкы спорт төрләреннән 6 турнир һәм 15 чемпионат оештырып үткәрергә планлаштырган. Һәрхәлдә, комитет җитәкчесе Илгиз Фәхриев бүген мэриядә Илсур Метшин рәислегендә барган аппарат киңәшмәсендә шул хакта игълан итте.
Мәктәп балалары спартакиадалары кысаларында баскетбол, волейбол, өстәл теннисы һәм чаңгы ярышлары булачак, ә инде югары уку йортлары спартакиадасында 29 спорт төре буенча 24 уку йорты катнашачак, дип шәрехләде ул. Аерым алганда, биредә бокс, волейбол, теннис (2се дә), мини-футбол, чаңгы ярышы, татар-башкорт көрәше, шахмат, каратэ һ.б. спорт төрләре турында сүз бара. Шул рәвешле, спорт мәктәпләрендә кышкы каникул вакытында 90лап спорт чарасы уздыру каралган.
Шулай ук традицион «Россия чаңгы юлы» чаңгы ярышы, үсмерләрнең һәм Казанның үз чаңгы марафоннары, «Алтын алка» клубы призына ишегалды хоккее, Казан шәһәре беренчелегенә һәм чемпионатта хоккей (алка белән) ярышларында 5 төрле яшь төркеме буенча 36 команда катнашуы көтелә, тимераякта узышу буенча «Олимпия өметләре» турниры һ.б. да күз уңында кала бирә, дип ышандыра И.Фәхриев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз