news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу китапка мәгълүматларны мин гомерем буе тупладым – Юрий Селезнев

Тарих фәннәре докторының китабы киң җәмәгатьчелеккә барып ирешергә тиеш, дип саный тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев.

Бу китапка мәгълүматларны мин гомерем буе тупладым – Юрий Селезнев
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты М.А.Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыгын тикшерү Үзәгендә тарих фәннәре докторы, Воронеж дәүләт университеты Россия тарихы кафедрасы доценты Юрий Селезневның “Урда җәбере картиналары” китабын тәкъдир итү чарасы үтте. Әлеге китап киң җәмәгатьчелеккә барып ирешергә тиеш, дип саный тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев. Юрий Селезнев “Татар-информ” хәбәрчесенә әйткәнчә, ул бу китапка мәгълүматларны гомере буе туплаган.

Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, тарих фәннәре докторы, фәнни эшләр буенча Мәрҗани институты директор урынбасары Радик Салихов һәм тарих фәннәре кандидаты, Мәрҗани институты М.А.Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыгын тикшерү Үзәге мөдире Илнур Миргалиев чыгыш ясадылар.

“Татар-информ” хәбәрчесе Илнур Миргалиев белән әңгәмә корды. Илнур Миргалиев сүзләренчә, Юрий Селезнев – бүгенге көндә татар-рус бәйләнешләрен тикшергән иң төп белгечләрнең берсе. “Бу китап, әлбәттә, академик басма. Бик күп академик басмалар чыгарган чын фән кешеләре дә ничектер шауларга, үзләрен күрсәтергә тиеш. Бу китаплар киң җәмәгатьчелеккә барып ирешергә тиеш. Төрле гаммәви мәгълүмат чаралары тарихи китаплар турында, мәсәлән, нәрсәдер сорап ала, ә соңыннан чыккан мәкалә астында ачыкламаларны карасаң, кешеләр я укымый, я аңламый. Ни өчен соң бу мәкалә язылган, алай булгач? Бу мизгелләргә җиңел генә карарга ярамый. Ни өчен? Фән кешеләре фәнни квалификацияле эш эшли. Анда бит ул гади халык алдына теләсә-нәрсә язып чыкмый, ә белгечләр арасына яза һәм ул аны исбатлый, күрсәтә, методологияне куллана. Шуңа күрә болар - бик уйланып эшләнелгән эшләр. Әмма мондый китаплар кешеләргә кызык түгел. Кешеләргә ниндидер башка кызык әйберләр кирәк. Шуңа күрә фән кешеләре дә азрак шауларга, тавышланырга һәм үзләрен күрсәтергә тиеш. Бу тәкъдим итү чарасын әзрәк шул мәгънәдән дә чыгып эшләдек”, - диде Илнур Миргалиев.

“Татар-информ” хәбәрчесе китапның авторы Юрий Селезнев белән Алтын Урда турында сөйләште. “Алтын Урда чоры ханнары үзара сугышмаган булсалар, аларның зур киләчәге булыр иде. Алар чәчәк атарлар иде. Монда башка сорау туа. Нишләп ханнар бер-берсе белән сугышканнар соң?” – диде ул.

Юрий Селезнев бүген тәкъдим иткән китабын күбесенчә Урта гасырлар тарихы белән кызыксынган кешеләр өчен, дип саный. “Китап, мөмкин булганча, фәнни булмаган телдә язылды. Әмма ул, әлбәттә, фәнни. Бу китапка мәгълүматларны мин гомерем буе тупладым. Аның  бәлки дәвамы да чыгар”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100