news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу көннәрдә Болгар аның цивилизациясен өйрәнүчеләрне берләштерә

Болгар форумы эше төрле юнәлешләрдә алып барыла

(Болгар, 19 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Болгар шәһәрендә бүгеннән башланып 21 июньгә кадәр барачак халыкара фәнни форум болгар цивилизациясен өйрәнүче белгечләрне берләштерүне, мәдәни һәм туристик үзәк буларак Болгар музей-тыюлыгын үстерүне, болгар цивилизациясенең чишмәбашын тирәнтен тикшерүне максат итә.

ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Фәннәр академиясе һәм аның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырган форум эше түбәндәге юнәлешләр буенча бара һәм анда үзебезнең, ерак һәм якын чит илләр галим-тикшеренүчеләре чыгыш ясый:
- Көнчыгыш Европа болгарларның VII-X гасырлар археологиясен йөрәнү тарихы һәм хәзерге заман проблемалары (Болгар мәдәнияте традицияләре һәм аның Евразия цивилизациясендәге урыны);
- Болгар тирәлегендәге каберлекләрдә җирләү йоласы һәм аларның төбәк үзенчәле;
- болгарларның мөселман мәдәниятенә туры китереп шәһәр төзелеше һәм архитектурасы, аларны музейлаштыру методы; матди мәдәният (балчык эшләнмәләр); 
- Салты-маяц тирәлегендәге археологик һәйкәлләрнең тарихи географиясе: өйрәнүнең төбәк аспектлары, үзенчәлекләре.
- Болгар дөньясының тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм үстерү һ.б.

news_right_1
news_right_2
news_bot