news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бу хәтер урыны»: Бөек Ватан сугышына багышланган яңа экспозиция тәкъдим ителде

15 ел эшләп килүче 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында икенче экспозиция оештырылды.

«Бу хәтер урыны»: Бөек Ватан сугышына багышланган яңа экспозиция тәкъдим ителде
Рамиль Гали

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында яңа экспозиция тәкъдим ителде. 2005нче елның маенда оештырылган әлеге музей-мемориал өчен бу икенче экспозиция булды. Әлеге музей-мемориал белән «Татар-информ» хәбәрчесе танышып кайтты.

Яңа экспозициядә сугыш хатлары, Кызыл армия һәм немец солдатларының киемнәре, шәхси әйберләре тәкъдим ителде. Экспонатлар арасында Брест крепостенең кирпече дә бар, аны Брест крепостенең соңгы сакчысы, якташыбыз Пётр Гаврилов үзе тапшырган.

Тыл геройларына, якташ геройларга, хәрби-эзтабарлар оешмасына да аерым заллар оештырылган. Аерым «Сугыш балалары» күргәзмәсе дә бар. Якташ геройлар залында 198 фото тупланган.

Экспонатлар янында сугыш чорын сурәтләүче видеоязмалар күрсәтеп торган кечкенә экраннар урнаштырылган. Музейда фотозоналар да бар, экспозицияне карарга килүчеләр рейхстаг янындагы мотоциклга атланып яки Бөек Җиңүне каршы алучы казанлылар фонында фотога төшә ала.

«Беренче залда „Истәлек китабы“ терминалы урнаштырылган, анда сугыш кырларында үлеп калган яки хәбәрсез югалганнар турында мәгълүмат табып була. Безнең виртуаль музейдагы „Үлемсез полк“ бүлегенә һәр теләгән кеше үзендә сакланган экспонатны фотога төшереп, аның турында мәгълүмат биреп, сайтыбызга урнаштыра ала», — диде Музейның генераль директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Светлана Измайлова.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова әлеге музейда экскурсия форматын тагын да камилләштерергә кирәк дигән киңәшләре белән бүлеште. «Керүгә сугыш җырлары яңгырап торсын иде, һәм монда килүчеләрне ветераннар истәлекләре белән таныштыру кирәк», — диде ул. «Бу музей гына түгел, хәтер урыны», — дип өстәде мәдәният министры.

Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татарстанның һәр яшь кешесе әлеге музейга килеп, боларны күреп китсен дигән теләктә калам», — диде. Татарстан Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова да балалар музейга бушлай йөри алсын өчен спонсорлар эзләүләре турында әйтте. «Балалар бу музейның төп кунаклары булсын өчен бар көчебезне куячакбыз», — диде ул.

«Төп бурычыбыз — балаларыбызга әлеге истәлекләрне тапшыру. Яшьләр Көнбатыш Европаны кемнәр азат иткәнен белергә тиеш. Мәсәлән, әлеге музейда урнаштырылган картада Польшада 3000 Татарстан вәкиле көрәшкән дигән мәгълүмат бирелгән», — диде Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Экспозицияне тәкъдим итү тантанасында җыр башкарган Арслан Сибгатуллинның әнисе, актриса Гүзәл Сибгатуллина яңа экспозициядә мәгълүмат балалар аңлый алырлык итеп бирелгәнлегенә игътибар иткән. «Татарстан — Яңа Гасыр» каналы алып баручысы, журналист Илдар Кыямов барысы да өч телдә тәкъдим ителгәненә күз салганын әйтте. «Бу бик әйбәт экспозиция булган. Монда сугышның төрле ягы китерелгән», — дип өстәде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100