Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бу ел Яңа Чәчкап авылы халкы өчен чишмәләр ачу елы булды
Изге гамәлнең дәвамлы булуын теләп, корбан чалып, Коръән багышладылар
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Бу ел Буа районының Яңа Чәчкап авылы халкы өчен чишмәләр ачу елы булды. Беренчесен җәй айларында төзекләндерделәр, әле күптән түгел, зур бәйрәм ясап, икенчесен куллануга тапшырдылар.
“Мәктәп урамын икегә бүлеп агучы Үзәк елга буендагы чишмәнең торышы күптән йөрәкне өзгәли иде инде. Моннан 38 ел элек мәрхүм булган әти Үзәк чишмәне бик карап, кадерләп торган. Җыелып, чишмәне торгызырга булдык”, – дип сөйли Ирек Тимергалиев.
Халыкка су алырга җайлы булсын өчен чишмәне чистартып кына калмыйча, урам уртасына торба суздылар. Аңа ике яклап та килеп булырлык итеп ясадылар. Тирәсен җыйнак кына тотып, эскәмияләр, яңа чиләкләр урнаштырдылар.
Изге гамәлнең дәвамлы булуын теләп, корбан чалып, Коръән багышладылар, дип белдерә “Байрак” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз