news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу ел соңгы 170 елда Россиядә иң җылы ел булып тарихка керергә мөмкин

Шулай да, профессор Юрий Переведенцев сүзләренчә, бу быел эссе җәй көтелә дигән сүз түгел.

Бу ел соңгы 170 елда Россиядә иң җылы ел булып тарихка керергә мөмкин
Михаил Захаров

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Агымдагы 2020 ел соңгы 170 елда Россиядә иң җылы ел булып тарихка керергә мөмкин. КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Ләкин, аның сүзләренчә, бу быел эссе җәй көтелә дигән сүз түгел. «РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд климатик шартлар турында сөйләгәндә, аны дөрес аңламаганнар. Ул соңгы 170 елда 2020 ел иң җылысы булырга мөмкин диде, ә аны җәй дип аңлап язганнар», — диде.

Юрий Переведенцев планетада температура елдан-ел күтәрелә баруын, климат җылына баруын искәртте. Быел гыйнвар, февраль, март айларында һава температурасы нормадан күпкә югары булуын әйтте.

Ул быел Тын окенда Эль-Ниньо күренеше булачагын һәм аның нәтиҗәсендә су температурасы күпкә күтәреләчәген билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100