news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу ел җәендә Татарстанда 218 меңнән артык бала лагерьларда ял итә алачак

Кара диңгез ярында 5 мең 750 бала ял итәчәк.

Бу ел җәендә Татарстанда 218 меңнән артык бала лагерьларда ял итә алачак
Султан Исхаков/архив

(Казан, 21 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда 218 мең 672 баланы лагерьларда ял иттерү ниятләнә. Алар 1815 ял-сәламәтләндерү оешмасында ял итәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында, 118 стационар лагерь, 9 санатор-курорт ешмасы, чатыр тибында эшләүче 79 лагерь эшләячәк. 1 июньдә 31 сәламәтләндерү оешмасына урнаштыру ниятләнә.

Дамир Фәттахов Кара диңгез ярында 5 мең 750 бала ял итәчәген әйтте. Аерым социаль категория өчен 54 мең 831 бушлай юллама әзерләнгән.

2018 елда республикада шулай ук 218 меңнән артык бала җәйге ял программасына кертелгән булган.

Җәйге ял буенча сораулар белән 293-12-91 номеры буенча Республика ведомствоара комиссиясенең кайнар элемтәсенә мөрәҗәгать итәргә була. Телефон тәүлек буе эшли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100