news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәмлек» газетасы: Бу дөньяда изгелеккә ни җитә?

«Бердәмлек» газетасы: Бу дөньяда изгелеккә ни җитә?
Фото: "Бердәмлек" газетасы, https://vk.com/club22598970

Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Бу дөньяда изгелеккә ни җитә?» дигән язмасы чыкты.

Интернет киңлекләрендә татар шагыйре Фатыйх Кәримнең шигырен бераз үзгәртеп язган шигъри юллар очрады.

Үзең турында уйлама,

Илең турында уйла,

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

Шушы кыска гына юлларга нинди тирән мәгънә салынган! Чөнки иле, халкы турында уйлап, туган ягы өчен янып-көеп яшәгән кешеләрнең изге эшләрдән торган эзе, якты истәлеге рәхмәтле якташлары күңелендә озак еллар буе саклана. Шуңа күрә аның гомере озын була.

Елховка районының Мулла авылында яшәүче шәхси эшмәкәр, «Агрокур» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Әнвәр Жаднов та туган авылы, авылдашлары өчен җан атып яши. Тормыш иптәше Равилә белән аларның активлыгы, туган җирләренә булган мәхәббәте, ярдәмчеллеге турында без февральдә язып чыккан идек инде. Күптән түгел аларның авылдашлары, газетабыз аша бу гаиләгә чиксез рәхмәтләр җиткерергә теләп, безгә тагын мөрәҗәгать иттеләр.

11 майда Мулла авылында Жадновлар гаиләсе тырышлыгы белән балалар өчен искиткеч матур бәйрәм узган. Мәдәният йорты артындагы мәйдәнчыкта батутлар, карусельләр, татлы мамык ясаучы аппаратлар урнаштырылган.

- Чарага җыелган нарасыйларның чиксез шатлыгын сүз белән аңлатырлык түгел. Авылда яшәүче һәм шәһәрдән ялга кайткан балалар шулкадәр куандылар! Әнвәргә шушы игелекле гамәлләре өчен Раббым әҗер-савапларын бирсен! Авыл халкы исеменнән без үзенә һәм аның гаиләсенә ныклы сәламәтлек, иман байлыгы, иминлек һәм җан тынычлыгы телибез!

Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәсем килә. Күптән түгел Әнвәрнең әнисе Наҗия апа вафат булды. Без аның тирән кайгысын уртаклашабыз. Югалтуны бик авыр кичергән Әнвәргә инсульт сукты, хастаханәдә ятып чыкты.

Аннан кайтуга, балаларга шундый күркәм бәйрәм оештырды. Менә нинди киң күңелле кеше бит ул безнең Әнвәребез! Һәрвакыт башкалар турында уйлый, кайгырта. Мондый изге күңелле кешегә нинди генә рәхмәтләр әйтсәң дә, аз булыр сыман, - дип сөйли җирле Мәдәният йорты мөдире Гөлшат Әхмәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100