news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Премьер-министр Алексей Песошин Алексеевскида балалар бакчасы ачты

ТР Премьер-министры эш сәфәре белән Татарстанның Алексеевск районына килде.

Премьер-министр Алексей Песошин Алексеевскида балалар бакчасы ачты

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Бүген Алексеевское авылында капиталь ремонттан соң «Зайчик» балалар бакчасы ачылды. Тантанада Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин да катнашты.

«Бүген капиталь ремонттан соң 65 балага исәпләнгән балалар бакчасы үз ишекләрен ача. Республикада белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программалары, катлаулы икътисади шартларга да карамастан, уңышлы гамәлгә ашырыла. Татарстан Президенты 2020 елда гамәлдәге барлык программаларны саклап калу турында карар кабул итте», - диде Песошин.

ТР Премьер-министры төзүчеләр һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Бу бинада балалар тавышы яңгырап торсын. Хәерле юлга!» - диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Үз чиратында, Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов авыл территорияләрен үстерүгә бәйле программаларны гамәлгә ашырганы өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Балалар бакчасы бик матур, уңайлы булып чыккан. Татарстан Президентына бик зур рәхмәт әйтәсе килә, чөнки ул Президент программасы буенча гамәлгә ашырылган. Соңгы елда без әлеге программа нигезендә шундый биш белем бирү объектын төзекләндердек. Бу республика җитәкчелегенең авыл территорияләрен үстерүгә нинди игътибар бирүен бик ачык күрсәтә», - дип искәртте Демидов.

ТР Премьер-министры бүген эш сәфәре белән Татарстанның Алексеевск районына килде. Алексей Песошин шулай ук реконструкциядән соң ачылган Җиңү паркын карады һәм районда «Безнең ишегалды» Президент программасының ни рәвешле гамәлгә ашырылуы белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100