Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Яңа дулкын» икенче тапкыр Казанда оештырыла: фестиваль нәрсә белән шаккатырыр?
«Яңа дулкын» яшь популяр музыка башкаручылар конкурсы 2026 елда Казанда узачак.
Быел «Яңа дулкын» яшь популяр музыка башкаручылар конкурсы икенче тапкыр Казанда уза. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Шулай ук казанлыларга гомумшәһәр өмәсе кайчан узачагы һәм шәһәр үзәгендәге тарихи һәйкәлләрне торгызу эше барышы турында сөйләделәр.
«Йолдызлар кабына торган урын»
«Ил җитәкчелеге «Яңа дулкын» фестивален янәдән Казанда уздыру турында карар кабул итте. Бу – безнең өчен бик зур вакыйга. Без моның өчен көрәштек. Һәм менә инде икенче ел рәттән шәһәребезгә берничә көнгә ватаныбызның музыкаль башкаласы булу һәм эстрадабыз өчен глобаль вакыйганы үзендә уздыру өчен ышаныч белдерелә», – дип белдерде киңәшмәдә Илсур Метшин.
«Казан кунаклар кабул итәргә, онытылмаслык чара оештырырга һәм чираттагы мәртәбә шәһәребезнең йолдызлар кабына торган урын икәнлеген исбатларга әзер. Безнең барлык идеяләрне һәм башлангычларны хуплаган кадерле дустыбыз Игорь Крутойга рәхмәт. Ул үзенең планнары белән уртаклашты. Мин исә аның рөхсәте белән сюрпризлар турында сөйләргә телим.
Мэр әйтүенчә, фестиваль кичәләренең берсе буларак Казахстаннан яшь җырчы Димаш Кудайберген һәм композитор Игорь Крутойның уртак проекты әзерләнә. Икенче концерт быел 90 еллыгын билгеләп үткән композитор Раймонд Паулсның иҗади мирасына багышланачак.
Яшьләр граффитиларны юачак
«Яңа дулкын» якынча августта (әлегә төгәл даталар билгеләнмәгән) гына көтелсә, Казанда узачак гомумшәһәр өмәсе исә 25 апрельгә билгеләнгән. Казанның тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров сөйләгәнчә, быел өмә 1000-1500 предприятие һәм оешманың хезмәткәрләрен һәм мөстәкыйль рәвештә катнашучы 30 мең казанлыны җыячак.
25 апрельдә Казанда гомумшәһәр өмәсе узачак
Фото: kzn.ru
«Быел чара яңартылган форматта узачак. «Минем Казан» порталында өмә узачак урыннар белән танышу һәм өмәгә язылу өчен махсус бүлек эшли башлады. Интерактив сервис ярдәмендә йорт янындагы мәйданчыкны сайларга, теркәлергә, инвентарь турында мәгълүмат белән танышырга һәм өмәгә бер көн кала электрон почтага хәбәр алырга мөмкин», - диде Шәйнуров.
Үзе яшәгән йорт ишегалдында җыештырырга теләүчеләр «Дәүләт хезмәтләре. Йорт» кушымтасына керә, анда йортның MAX мессенджерындагы чатын таба һәм идарәче компания белән берлектә өмә оештыра ала.
«Шулай ук Парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәмендә шәһәрнең һәр районында этләр белән йөрү өчен мәйданчыкларны җыештыру һәм чистартуны оештыру һәм эт асраучыларны җәлеп итү планлаштырыла. Алар картада билгеләнгән. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә җир асты һәм җир өсте кичүләрен җыештыру өчен яшь казанлыларны җәлеп итү турында карар кабул ителде. Якын арада кичүләрне чистарту һәм стеналардагы граффитиларны юу эше башлана. Бу эштә яшьләр иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары катнашачак», - дип сөйләде докладчы.
Илсур Метшин: Тәртипне уртак тырышлык белән генә урнаштырырга мөмкин
Фото: kzn.ru
«Бары тик уртак тырышлык белән генә шәһәребезне кыштан соң тәртипкә китерә алачакбыз. Кайбер урыннарны – паркларны, урманнарны, яр буйларын, сулыкларны төзекләндерү предприятиеләре карап бетерә алмый, чөнки моңа акча җитми. Алар район администрацияләре һәм предприятиеләренең, битараф булмаган шәһәр кешеләренең тырышлыгы белән тәртипкә китерелә. Һәм әлбәттә, яхшы үрнәк күрсәтү мөһим. Һәрвакыттагыча, без өмәгә беренче булып чыгачакбыз», - диде Илсур Метшин.
Горький, Пушкин һәм Шаляпинны хәтерлиләр
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов Казан үзәгендәге мәдәни мирас объектларының торышы турында хисап тотты. Биредә барлыгы меңгә якын борынгы тарихи һәйкәл, шул исәптән федераль әһәмияттәге 122 мәдәни мирас объекты бар. 2025 елда мәдәни мирас объектларын торгызуга 2,5 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән. Бу сумманың яртысы – инвесторлар акчалары.
«2022 елдан бирле районнарда 170 объект ремонтланды. 2025 елда 39 зур объектта эшләр кайнады. Шуларның 17сендә җимерелүдән саклап калу эшләре тәмамланды, 14ендә чираттагы реставрация этабы төгәлләнде. Сигез уникаль бина тулысынча торгызылды», - диде Салихов.
2022 елдан бирле Казанда 170 мәдәни мирас объекты ремонтланган
Фото: kzn.ru
Шуларның берсе – Муса Җәлил урамы, 3 адресындагы 1903 елда Казанның беренче коммерция банкы ачылган тарихи бина. Шулай ук Миславский урамы, 4 адресында урнашкан Харитоновлар типографиясе, Бауман урамы, 32 адресындагы Щетинкин йорты.
«Казан Богородица хатын-кызлар монастыре комплексына кергән берьюлы дүрт объект: Никола Тульский чиркәве, монастырь башлыклары корпусы, монахинялар корпусы һәм чиркәү каршындагы мәктәп реставрацияләнде. Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат сарае архив видеосюжетлары һәм истәлекләр нигезендә бөртекләп торгызыла. Беренче этап һәм авариягә каршы эшләр төгәлләнде, - дип сөйләде ике район башлыгы.
XIX гасыр азагында Островский урамы, 10 адресында урнашкан Шәрык клубы бинасын реконструкцияләү дәвам итә. Бу бинада әле күптән түгел генә Казан яшь тамашачылар театры урнашкан иде (хәзер ул Горький урамындагы элеккеге Тинчурин театры бинасында).
«Бу диварлар әле дә Максим Горькийның чыгышларын хәтерли. Шулай ук Карл Маркс урамы, 66 йорт адресындагы ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты бинасын реставрацияләү башланачак. Эшләрне 2027 елның көзенә тәмамлау планлаштырыла», - диде Альберт Салихов.
Администрация башлыгы сүзләренчә, Профсоюз һәм Рәхмәтуллин урамнары квадратында федераль һәм төбәк әһәмиятендәге объектларның тулы бер кварталы урнашкан.
«Төп урыннарның берсе – Рәхмәтуллин урамы, 6 адресында урнашкан Дворяннар җыелышы кунакханәсе. Анда заманында Александр Пушкин һәм Федор Шаляпин яшәгән. Объектта инде авариягә каршы чараларның зур өлеше төгәлләнгән, фасадларны реставрацияләү проекты килештерелгән. Янәшәдә – Сапугольцев утары. Төп йорттагы эшләр азагына якынлаша. Шунда ук – 1841 елда архитектор Петонди төзегән Пискунов йорты. Биредә авариягә каршы эшләр төгәлләнгән. Кварталның ансамбле революционер Николай Бауман туган һәм яшәгән Муса Җәлил урамындагы 16нчы йорт белән йомгаклана», - дип санап китте Салихов.
«Дистәләгән объект торгызылды. Бу процесска битараф булмаган халыкны, зур һәм кече бизнес вәкилләрен җәлеп итүебез бик мөһим. Әле Казан үзәгендә һәм башка районнарда эшләр бик күп. Без киләчәк буыннарга үткән һәм хәзерге заман бер-берсен гармонияле рәвештә тулыландырып тора торган Казанны тапшырырга телибез», - дип йомгаклады сүзен Илсур Метшин.
Евгения Черноусова, «Республика Татарстан»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз